18 апрель көнне "Яшьлек" спорткомплексында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына һәм грек-рим көрәше буенча спорт мәктәбенең беренче директоры Сергеев Анатолий Иван улы истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча Лениногорск шәһәре беренчелеге узды.
Ярышларда 2008-2012 елларда туган, 3 нче номерлы комплекслы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегенең 80 яшь көрәшчесе катнашты.
Үз авырлык категорияләрендә Мортазин Радмир, Абдуллин Тимерлан, Иванов Егор, Антонов Павел, Ганиев Рамил, Зорин Дмитрий, Одуденко Матвей, Пикалев Александр, Лобанов Николай җиңүчеләр булдылар.
Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары, медальләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.
Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.