Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе үткәрде

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов атналык планерка үткәрде. Предприятие, оешма, территориаль бүлекчәләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, хезмәтләре җитәкчеләре белән район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Узган атнадагы оператив хәлләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы Олим Отакулов хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, халык арасында профилактик эш алып барылуга карамастан, мошенниклык очраклары кимеми.

Район башлыгы массакүләм мәгълүмат чараларында, рәсми сайтларда һәм социаль челтәрләрдә аңлату эшләрен активлаштырырга кушты.

Аннары җитәкчеләр узган атнадагы хәлләр, оператив хәл итү өчен планнар һәм булган проблемалар турында хәбәр иттеләр.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашучыларның игътибарын район һәм шәһәр территориясендә санитар-экологик икеайлык үткәрүгә юнәлтте. Ишегалларын, якын-тирә территорияләрне, юлларны, юл буе полосаларын чүп-чардан ныклап чистартырга кушты.

Исегезгә төшерәбез, һәр сишәмбе санитар көн, ә шимбә көнне, 24 апрельдә, гомумрайон шимбә өмәсе узачак.

Шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү, янгын куркынычсызлыгы, халык арасында профилактика эшләре, шәһәр һәм районны төзекләндерү программаларын тормышка ашыру буенча күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International