Лениногорск нефть техникумы юлдан читтә йөрүче мототранспорт чараларын йөртүчеләрнең беренче төркемен чыгарды.
Агымдагы елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск мунициципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы тарафыннан укучыларда имтихан кабул ителде. Имтиханның теория өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, биредә курсантлар имтихан билетларын компьютерларда хәл иттеләр, анда укучыларга имтихан билетлары буенча күнегүләр ясарга һәм имтихан тапшырырга мөмкинлек бирә торган махсус программа урнаштырылган. Практик өлештә имтихан алучыларның машина йөртү күнекмәләре тикшерелде.
Имтихан тапшыруга гариза биргән 13 курсант арасыннан 12се аны уңышлы тапшырды.
Материалларны Дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә тапшырганнан соң, алар АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыклары алачаклар.