Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган түләүләргә кереште.
Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү апрель аенда ук бирелә.
«Лениногорск шәһәрендә һәм Лениногорск районында Җиңү көненә ел саен 21 ветеран акча алачак. Шуларның 4се-Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм 17се-Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Түләү Россия Пенсия фондының территориаль органнары карамагында булган мәгълүматлар нигезендә башкарыла», – дип билгеләп үтте Лениногорск районында РПФның клиентлар хезмәте начальнигы Айгөл Исламова.
Исегезгә төшерәбез, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләү Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның «Җиңү көненә гражданнарның кайбер категорияләренә ел саен акчалата түләү турында»2019 елның 24 апрелендәге 186 номерлы Указы нигезендә гамәлгә ашырыла.