2021 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр Ижевск шәһәрендә (Удмуртия Республикасы) 2007-2008 елгы кызлар арасында бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. ТР җыелма командасы составында 3 нче комплекслы спорт мәктәбен Эльвина Сагадеева тәкъдим итте. Ул үз көрәшләрен лаеклы үткәрде һәм бронза медаль яулады.
Сагадеева Эльвинаны котлыйбыз һәм ирешелгәннәрдә тукталып калмауларын телибез! Шулай ук тренерлар Галиуллин Артур Денисламович һәм Жупиков Егор Олеговичны котлыйбыз.