Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 2нче урта гомуми белем мәктәбендә “Бәхетле вакыйгалар” (“Счастливые истории”) Хәйрия фонды белән берлектә язучы, шагыйрь, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов белән очрашу кичәсе булып узды.
Бу Хәйрия фонды республикабызда әледән-әле иҗади кичәләр, очрашулар һәм төрле чаралар үткәреп тора. Очрашуда якташ шагыйребез Таһир Шәмсуаров та катнашты. Алар үз иҗатларының үзенчәлекләре хакында сөйләделәр, очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр, иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Кичә оешкан төстә узды, җыр-моң, шигърият бер дә тынмады.
Галимҗан Гыйльманов үзен шулай җылы итеп каршылаганнары, хөрмәтләгәннәре өчен зур рәхмәтен әйтте.