18 мартта Лениногорскида вакансияләр ярминкәсе узачак

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

2021 елның 18 мартында 10:00 сәгатьтә «Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ эш урыннары һәм вазыйфалар ярминкәсе уздыра.

Ярминкәгә килүчеләргә мөмкин булачак:

- шәһәр һәм район предприятиеләрендә буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат алырга;

- эшкә урнашуда ярдәм итү;

-предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашу;

- хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар, дәүләт гарантияләре, мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында консультацияләр бирергә.

Эш эзләүче гражданнарны Гагарин ур., 51 йорт, II кат адресы буенча көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International