Авыл территорияләрен үстерү Авыл торак пунктларын үстерү командалары арасында Бөтенроссия конкурсы игълан ителде

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия авыл яшьләре берлеге авыл торак пунктларын үстерү командалары арасында «Авыл территорияләрен үстерү остаханәсе» проекты кысаларында Бөтенроссия конкурсын (алга таба-Конкурс) гамәлгә ашыру турында игълан итә.

Конкурста катнашу өчен дистанцион укыту системасында теркәлергә, «Авыл территорияләрен үстерү остаханәсе» дигән курска язылырга, команда төзергә һәм 2021 елның 30 апреленә кадәр конкурс биремен конкурс турындагы Нигезләмә нигезендә үтәргә кирәк.

Конкурс турында мәгълүмат https://rssm.su/ сайтында. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International