Бүген, 2021 нче елның 21 нче гыйнварында, Яңа Сережкино төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Минем туган телем – чуаш теле" темасына чара үтте.
Чараны ачып, Саушкина А.А. чараның максатлары һәм бурычлары турында сөйләде, үзенең иҗади юллары турында сөйләде, укучыларны туган телне онытмаска, әдәби иҗатта үз сәләтләрен үстерергә, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашырга чакырды. Чара 6 нчы сыйныф укучылары чыгышы белән тәмамланды, алар 7-9 нчы сыйныф укучыларын һәм укытучыларны җирле автор иҗаты белән таныштырдылар. Авторның эшләре күргәзмәсе, укытучының һәм укучыларның конкурсларда ирешкән уңышлары чараны тулыландырды.