Лениногорск районында район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Лениногорск районы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шамарданов, район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашында халык белән очрашулар дәвам итә.
2021 елның 20 гыйнварында гражданнар җыены Лениногорск районының 2 авыл җирлекләрендә, Иске Шөгер һәм Иске Иштирәк авыл җирлекләрендә узды. Авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарының 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга планнары турында җирлек башлыклары хәбәр итте. Җыен барышында шулай ук полициянең участок уполномоченныйлары, район күзәтчелек эшчәнлеге һәм Лениногорск муниципаль районы буенча профилактик эш бүлеге вәкилләре дә чыгыш ясады. Һәр очрашу азагында муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов халыкка 2020 елда Лениногорск районының социаль-икътисадый үсеше турында хәбәр итә һәм җирлекләрдә яшәүчеләрне Лениногорск районы алдында торган планнары һәм бурычлары белән таныштыра.