Узган атнада Лениногорскида 12 мең тоннадан артык кар чыгарылды

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Узган атнада «БлагСтройДорХоз» АҖ көче белән шәһәр урамнарыннан 12 мең тоннадан артык кар чыгарылды, шәһәрне кардан чистарту эшенә 17 махсус техника һәм 50 юл эшчесе җәлеп ителде, 90 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылды. 

Карны Ленинград, Шашин, Куйбышев, Гагарин, Садриев, Кошевой, Степная, Горький, Гончаров, Вахитов, Моряков урамнарындагы участоклардан чыгардылар.  

Шәһәр Башкарма комитеты лениногорскилыларны автомобильләрне юлларның машиналар йөрү өлеше буенда калдырмауларын сорый, чөнки алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International