Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә аша уздырды.
«Эшлекле дүшәмбе» нең эше полиция начальнигы урынбасары Александр Алексеевның район территориясендә оператив хәлләр, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан атна эчендә башкарылган эшләр турындагы докладыннан башланды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге чираттагы тапкыр шәһәр һәм район халкын уяу булырга һәм мошенникларның һәм телефон җинаятьчеләренең хәйлә-мәкерләренә бирешмәскә чакыра. Әгәр дә сез җинаятьчеләрнең корбаны булсагыз-02 яки 112 телефоннары аша полициягә хәбәр итегез.
Аннары җитәкчеләр узган атнадагы хәлләр, оператив хәл итү өчен планнар һәм булган проблемалар турында хәбәр иттеләр.
Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Амеров мәгълүматларына караганда, 2020 елның 16 ноябренә район территориясендә яшәүчеләр арасында барлыгы 50 инфекция очрагы теркәлгән, 46 кеше терелгән. Эшлекле дүшәмбе ахырында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага эш өчен төп бурычларны билгеләде: 1. Район территориясендә коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү өчен санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү эшен дәвам итәргә. Лениногорск районы территориясендә битлек режимын һәм җәмәгать урыннарында социаль дистанцияне сакларга кирәк. 2. Торакларда янгыннарны кисәтү буенча халык арасында профилактик эшне активлаштырырга, янгын куркынычсызлыгы үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә. 3. Кар чистарту, территорияне җыештыру. 4. Яңа ел чараларына әзерлек, Лениногорск районын бизәү. 5. Лениногорск районында яшәүчеләрне вакцинацияләү эшен дәвам итәргә.