2020 елның 14 ноябрендә 18 сәгать 19 минутта Шөгер авылы, Тукай урамы, 26 адресы буенча янгын чыгуы турында хәбәр була.
Янгын сүндерүчеләр килгәч, бер катлы шәхси йортта кухня януы билгеле була. Тиз арада янгын сүндерелә. Аның нәтиҗәсендә кухняга зыян килә, янгынның гомуми мәйданы 4 кв. м тәшкил итте.
Янгынның сәбәбе-электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.
Хөрмәтле лениногорскилылар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Янгын чыкканда 101, 101 яки 112 телефоннары аша хәбәр итегез.