9 ноябрьдә «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проектын, «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында «Лениногорск муниципаль районында» Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы социаль хезмәт алучылар җиде хатын-кыз өчен дистанцион мәгълүмат сәгате үткәрде.
Мәгълүмати-аңлату эше кысаларында балалар туганда законнарда каралган түләүләр, социаль ярдәм чаралары күрсәтү тәртибе, шулай ук балалар кирәк-яракларының бүләк комплекты турында сөйләнде. Онлайн-сәгатьтә катнашучылар барлык сорауларга да тулы җаваплар алдылар.