Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы!

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

2020 елның 10 һәм 11 ноябрендә Бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары территориаль бүлегендә түбәндәге адрес буенча (Татарстан Республикасы, Лениногорск ш., Менделеевск ур., 37 йорт (санэпидстанция бинасы больничный шәһәрчеге) кулланучылар өчен Ачык ишекләр көне үткәреләчәк.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары территориаль бүлеге белгеченнән товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алганда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча түләүсез консультация ала аласыз.

Чараны үткәрү вакыты: 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр. Алдан язылу (85555) 5-36-64 телефоны буенча.

Шулай ук, 2020 елның 9 ноябреннән 15 ноябрьгә кадәр 09-00 сәгатьтән 16-30 сәгатькә кадәр 5-36-64 номеры буенча Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча шалтыратуларны һәм консультацияләрне кабул итү буенча «кайнар линия» оештырылачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International