Янгынның нәтиҗәләре аяныч, әмма аларны гади янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәп, булдырмаска мөмкин. Статистика буенча, янгыннарның күбесе көнкүрештә халыкның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә һәм нормаларына салкын каравы аркасында килеп чыга. Лениногорск муниципаль районы буенча надзор эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүләрен сорап, район халкына һәм кунакларына мөрәҗәгать итәләр.
ЯНГЫННЫ БУЛДЫРМАС ӨЧЕН:
АЧЫК УТ ЧЫГАНАКЛАРЫННАН ФАЙДАЛАНГАНДА САК БУЛЫГЫЗ!:
Гади пөхтәлек һәм көнкүреш культурасы халыкны янгыннардан саклый ала. Янгын куркынычсызлыгының түбәндәге кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм төгәл үтәгез:
- Балаларны ялгыз калдырмагыз һәм аларга шырпы, зажигалка һ. б. белән уйнарга рөхсәт итмәгез;
- Газ приборларыннан балаларга кулланырга рөхсәт итмәгез;
- Эшләүче керосин лампаларын һәм шәмнәрне караучысыз калдырмагыз, бигрәк тә гаиләдә кечкенә балалар булса;
- Урын өстендә, сарайларда, чардакларда, гаражда һәм бу каралмаган урыннарда тәмәке тартмагыз;
- Спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң утның ачык чыганакларыннан файдаланмагыз;
- Электр приборларын, бигрәк тә утюгларны, телевизорларны караучысыз калдырмагыз;
- Проводларның торышын күзәтегез, үз куркынычсызлыгыгызда экономияләмәгез;
- Газ плитәсендә лакларны һәм буяуларны җылытмагыз, плитә өстендә киемегезне киптермәгез;
- Чарлаклар, подваллар, эвакуация юллары, балконнар һәм лоджияләрне чүпләмәгез;
- Балконнарда ягулык матдәләрен сакламагыз;