Татарстанда, 6 ноябрьдә-ТР Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм республиканың барлык халкы өчен бик мөһим. Чөнки Конституцияне кабул итү Татарстан үсешенең мөһим этабы, яңа тарихи юл башы булды. Бу документның нигезенә Татарстанның бүгенгесе һәм киләчәге турында чын мәгънәсендә кайгырту, аны заманча демократик хокукый дәүләт итәргә омтылу салынган.
«Логос» үзәге белгечләре һәм волонтерлары гражданлык позициясе формалашуга, патриотик хисләр тәрбияләүгә һәм милли үзаңны үстерүгә ярдәм итә торган төрле чаралар уздырдылар.
Педагог-психолог Мортазина Д. Р. «Логос» үзәге базасында Яшьләр арасында Конституция көненә багышланган лекция үткәрде.
Балаларга илнең төп документы турында күзаллауларны ачтылар.
Әлеге чара яшүсмерләрнең иҗади сәләтләрен үстерү, эмоциональ киеренкелекне бетерү, яшьтәшләре белән хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыру һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итте.
Соңрак, әлеге чараны хуплап, балалар хэштеглар белән фотога төштеләр һәм социаль челтәрләрдә котлаулар белән видео мөрәҗәгать урнаштырдылар.