26 октябрьдән 01 ноябрьгә кадәр Лениногорскиның «Теннис Холл» спорт корылмасы кортларында, «Татнефть» ГАҖ спонсорлык ярдәме белән, 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм кызлар арасында теннис буенча «Татарстан Республикасы Беренчелеге» Бөтенроссия турниры узды.
Ярышларда Уфа, Казан, Чистай, Санкт-Петербург, Яр Чаллы, Салават, Әлмәт, Югорск, Самара, Менделеевск, Ханты-Манси, Сыктывкар, шулай ук Лениногорск шәһәрләреннән вәкилләр катнашты.
Атна дәвамында кортларда көндәшлек атмосферасы хөкем сөрде. Матчлар кызыклы мизгелләргә бай булды.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә турнир шул рәвешле тәмамланды:
Егетләр арасында төп турнир:
1 урын – Немиров Иван, Сыктывкар шәһәре
2 урын-Әхмәтов Камил, Лениногорск шәһәре
3 урын-Мөслимов Камил, Уфа шәһәре
Кызлар арасында төп турнир:
1 урын-Морозова Дарья, Самара шәһәре
2 урын-Әхмәтова Ләйлә (Казан шәһәре)
3 урын-Шабуневич Амалия (Уфа шәһәре)
Микст:
1 урын-Шабуневич Амалия һәм Мөслимов Камил, Уфа шәһәре
2 урын-Праслова Виктория һәм Әхмәтов Камил, Лениногорск шәһәре
3 урын – Тутулина Виталина һәм Фәхретдинова Камаля, Казан шәһәре
Өстәмә турнир: Фәрхетдинов Ренат, Әлмәт шәһәре
Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.