Россия Федерациясендә экстремизмга каршы тору стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елның 26 октябреннән 4 ноябренә кадәр «Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә «Нәфрәт һәм ксенофобиягә юл юк»дигән темага чаралар сериясе узды.
«Лениногорск политехник көллияте» базасында педагог –психологлар Мортазина Д. Р.һәм Антипова А. Н. әлеге тематика буенча сыйныф сәгатьләре сериясен үткәрделәр. Беренче һәм икенче курс студентлары психологларны игътибар белән тыңладылар һәм нәфрәт, терроризм һәм ксенофобия темасы буенча фикер алышуда актив катнаштылар.
Балалар милләтчелек, ксенофобия, экстремизм кебек күренешләр турында фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм әлеге күренешләргә карата үзләренең тәнкыйди карашларын күрсәттеләр.