Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2020 елның 7 ноябре, шимбә

2020 елның  8 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Бозлавык вакытында:

Сак булыгыз, ашыгмагыз, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә таяктан файдаланырга кирәк.

Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт туктап калудан сак булырга ккирәк: тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. 

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында юл үтмәскә кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобиль кискен туктый алмаска мөмкин. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану мөһим.

Машина йөртүчеләргә:

1. Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә  узып китүләрдән баш тартырга кирәк;

2. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;

3. Кинәт туктап калмаска, кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк;

4.  Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;

6. Хәрәкәт җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм спускларда куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итүәргә.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга, шуны истә тотарга кирәк: күрмәү һәм һава тышы начар булу сәюәпле, машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;

3. Мөмкин булганда, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдында юлны узмаска;

5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International