"Логос» үзәге белгечләре Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар уздырдылар

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

4 ноябрьдә, Россия халкы дәүләт бәйрәмен - Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. «Логос» үзәге белгечләре Лениногорск шәһәренең 10 нчы урта мәктәбе базасында истәлекле датага багышланган рәсем конкурсы үткәрделәр.6 «А» сыйныфы укучылары җиңүче булдылар: 1 урын - Алтынбаева Камилла; 2 урын-Варенцова Яна; 3 урын - Гареева Яна һәм Казаков Илья.

Алга таба, «Логос» үзәге базасында яшьләр өчен «Халык бердәмлеге»дигән темага төркемле дәрес узды. Педагог-психолог Мортазина Д.Р бәйрәм тарихы һәм үз иленең тарихы турында сөйләде. Әлеге дәресләр патриотизм һәм бердәмлек хисен үстерә.

Әлеге бәйрәм уңаеннан, яшьләр социаль челтәрләрдә шигырьләр сөйләделәр, хэштэглар белән фотога төштеләр.

Әлеге чаралар гражданлык позициясе формалашуга, патриотик хисләр тәрбияләүгә һәм милли үзаңны үстерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International