5нче мәктәп укучылары өчен мэрия бинасында Парламент дәресе үтте

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Халыклар бердәмлеге көнен һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итү кысаларында 5 нче мәктәп укучылары өчен «Конституция – тынычлык, татулык һәм үсеш тәэмин итә торган төп законыбыз»дигән Парламент дәресе оештырылды.

Танып-белү экскурсиясе формасында дәресне мэрия бинасында Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова үткәрде. Балалар администрациянең эш режимы һәм гражданнарны кабул итү графигы белән таныштылар. Аларга шулай ук шәһәр һәм район үсешенә зур өлеш керткән шәһәр җитәкчеләре белән стенд тәкъдим ителде. 

Утырышлар залында Балалар Татарстан турында мультфильм карадылар, Татарстан Республикасы һәм Лениногорск районының геральдик символлары турында сөйләделәр. Әңгәмә туган як турында викторина белән тәмамланды. Иң актив балаларга бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International