Кызганычка каршы, яңа короновирус инфекциясе белән авыручылар саны арту шартларында гамәлдәге санитар-эпидемиологик таләпләргә битараф булган гражданнар да бар: битлек киеп йөрү, дистанцияләү. Бу бигрәк тә сәүдә нокталарына һәм җәмәгать транспортына кагыла.
Лениногорск полицейскийлары көн саен рейд чаралары үткәрәләр. Тәртип сакчылары мониторингны җәмәгать куллану урыннарында — вокзалларда, сәүдә нокталарында, спорт объектларында һ. б. үткәрә.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр һәм район халкына кибет, даруханәләр, ведомстволарда булганда, такси һәм автобусларда хәрәкәт иткәндә шәхси саклану чараларын: битлек, ресираторларны куллану күрсәтмәсе бирелде. Режимны үтәмәү суд карары буенча, РФ КоАП 20.6.1 ст. нигезендә, 1 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр штраф алуга китерергә мөмкин.
Җәмәгать урыннарында шәхси саклану чараларын кию пандемияне туктату өчен кирәк. Хөрмәтле Лениногорск халкы, кагыйдәләрне төгәл үтәгез, битлек кияргә онытмагыз. Бу сезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклау өчен эшләнә.
Полиция хезмәткәрләре үткәрә торган рейдлар эпидемиологик хәлне яхшырту өчен дәвам итәчәк. Лениногорск халкына социаль дистанцияне һәм битлек режимын саклауныд мөһимлеге турында искәртәбез.