Игътибар! Мошенниклар!

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына бер үк вакытта хуҗалык итүче субъектларның берничә вәкиле мөрәҗәгать итте. Аларның барысына да кулланучылар хокукларын яклау бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан таныш булмаган һәм кибетне тикшергән вакытта 2400 сумлык әдәбият җыелмасы сатып алырга тәкъдим иткән билгесез затлар шалтыраткан. Бу беренче генә очрак түгел. Гадәттә, мошенниклар продукцияне алдан түләгәннән соң, курьер алып киләчәк, дип вәгъдә итә.

Мондый хәл килеп туган очракта белергә тырышыгыз:

1. Телефон аша шалтыратучының исемфамилиясе һәм вазыйфасы,
2. Курьерсыз гына «Кулланучылар почмагы" өчен кирәкле әдәбият сатып алырга мөмкин булган адрес
3. Курҗерның исем-фамилиясе һәм телефоны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International