Татарстан Росреестры: төгәлләнмәгән төзелеш объектын теркәргә кирәкме?

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Агымдагы елда Татарстан Росреестры һәм ТР Кадастр палатасы тарафыннан 791 объект кадастр исәбенә куелган һәм  төзелеп бетмәгән төзелеш объектына хокук теркәлгән. Узган ел дәвамында шундый 1663 күчемсез милек объектына хокук теркәлгән. Күчемсез милек реестрында Татарстанда урнашкан 13 658 төзелеп бетмәгән төзелеш объекты турында мәгълүматлар бар.

Төзелеш процессында булган барлык татарстанлылар да төзелеп бетмәгән объектларга хокукларны теркәргә ашыкмый. Әмма, Татарстан Росреестры эксперты Энҗе Мөхәммәтгалиева аңлатып узганча, төзелеп бетмәгән объектларга хокукларны, әзер булган кебек үк, гражданнарның үз мәнфәгатьләрен теркәргә кирәк. Бу бигрәк тә якын арада төзелешне тәмамларга җыенмаучыларга кагыла.

«Гражданнар кодексы нигезендә, төзелеп бетмәгән төзелеш объекты әзер объектлар кебек үк күчемсез милеккә карый. Гражданлык-хокукый әйләнешкә кертү, ягъни законлы хокукка ия булу һәм үз мөлкәте белән ирекле эш итү өчен: сатарга, арендага бирергә, бүләккә тапшырырга һ.б. кирәк. Объект физик яктан гына түгел, юридик яктан да булырга тиеш.",- ди Энҗе Мөхәммәтгалиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International