Лениногорскида яшьләр лидерлары һәм шәһәр предприятиеләре, оешмалары активистлары өчен эшләүче яшьләрнең I форумы узды.⠀
Форум сәнәгатьнең төрле тармакларындагы предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар, иҗтимагый оешмалар, яшьләр сәясәте өлкәсе белгечләре, шәһәрнең уку-укыту учреждениеләре педагогларын җыйды.⠀
⠀
Форумның эшлекле программасы бик бай иде. Эшче яшьләр активистлары яшьләрне эшкә урнаштыру, яшь гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү, шәһәрдә инфраструктураны үстерү, шәһәр предприятиеләрендә спорт программаларын үстерү, безнең шәһәрдә яшьләр сәясәтен үстерү кебек актуаль мәсьәләләргә кагылды.⠀
⠀
Программа заманча, инновацион белем бирү технологияләре һәм методикалар нигезендә әзерләнгән иде. Форум нәтиҗәләре буенча эшләүче яшьләрнең ихтыяҗлары картасы һәм алга таба эшләү өчен идеяләр банкы формалаштырылды.
⠀
Форум эшләүче яшьләрне популярлаштыру, яшьләр советларын, предприятиеләрдә һәм оешмаларда комитетларны үстерү, шәһәр яшьләре арасында актив гражданлык позициясен формалаштыру максатыннан оештырылды.⠀
⠀
Оештыручылар - «УДМСиТ»МКУ белгечләре.⠀