26 октябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Сиделка» пилот проектын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль эш буенча белгече Савенкова Е.Б. һәм АНО «Ярдәм итү үзәге» вәкилләре персонал белән эшләү буенча менеджер Дятлова Т.А., менеджер Шәйхетдинова Л. Р. катнаштылар.
Проектның максаты булып, аларның тормыш сыйфатын яхшырту һәм өй шартларында максималь озак яшәү шартларын тәэмин итү максатларында, йортта күрсәтелә торган хезмәтләр комплексын күрсәтү тора.
Очрашу барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды::
- документлар;
- килешүләр төзү;
Әлеге проект 2020 елның августыннан гамәлгә ашырыла.
Бүгенге көндә Лениногорск муниципаль районында яшәүче өлешчә һәм тулысынча диярлек үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан 17 өлкән яшьтәге кеше мондый ярдәмнән файдалана башлады.