Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинг комитеты (алга таба - Комитет) түбәндәгеләрне хәбәр итә.
«2015-2023 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасының 3.1 п., «2020 елда социаль-икътисадый мониторинг нәтиҗәләре буенча һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 27.12.2019 № 1221 карары (6.1 п.) нигезендә, Комитетка "Татарстан Республикасында коррупция турында халык фикерен өйрәнү» социологик сораштыруны оештыру һәм үткәрү буенча эшчәнлек йөкләнгән.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан расланган Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең 2009 елның 11 ноябрендәге ПР-265 номерлы утырышы беркетмәсен үтәү кысаларында комитетка халыкның социологик сорашып белешү нәтиҗәләре буенча террорлык акты үткәрү ихтималын халык тарафыннан бәяләү дәрәҗәсен билгели торган күрсәткечләр беркетелгән.
2020 елга һәм яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләүләр шартларында беркетелгән йөкләмәләрне гамәлгә ашыру максатларында Комитет тарафыннан ведомствоның рәсми сайтында Гражданнар арасында сораштыру үткәрү өчен анкета формалаштырылды. Тутыру өчен электрон анкета «Эшчәнлек» бүлегендә, «Социологик сораштыру: Татарстан Республикасында коррупция турында халык фикерен өйрәнү" бүлекчәсендә урнаштырылган: https://monitoring.tatarstan.ru/izuchenie-mneniya-naseleniya-o-bitovoy-korruptsii-.htm.
2014 елның 19 октябреннән 1 ноябренә кадәр онлайн-режимда сораштыруда катнашырга чакырабыз. Сораштыру аноним, нәтиҗәләр җыелма рәвештә кулланылачак.
Комитетның мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы урынбасары Фәйзрахманова Фәридә Альберт кызы, мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Юрасова Эльвира Сирин кызы, тел.264-72-16, 292-08-87.