Узган көннәрдә безнең «JABBAR» көрәш клубы спортчысы Осимхон Рахмонов баш тренер Илгинар Шагапов җитәкчелегендә Грозный шәһәрендә «АСА»профессиональ көрәшчеләр лигасында катнашты.
Осимхон яхшы техника белән аерылып торды, берничә тапкыр кискен алымнар кулланды. 3 раундлы көрәш бик энергияле һәм тиз узды, һәм судьялар карары буенча Осимхон җиңү яулады.
Нәтиҗәләр буенча безнең көрәшчегә лиганың төп составында чыгыш ясау мөмкинлеге биреләчәк.
Осимхонны һәм аның җиңүенә катнашы булган барлык кешеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!