Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге хәбәр итә

2020 елның 23 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге санитар-эпидемиологик хәлне һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу үзенчәлекләрен исәпкә алып, гражданнарны шәхси кабул итү алдан язылу һәм бары тик Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль хезмәтләр Порталы аша  uslugi.tatarstan.ru гамәлгә ашырылмый торган хезмәтләр буенча гына башкарыла, дип хәбәр итә.

Агымдагы елның октябреннән электрон рәвештә күрсәтелә торган хезмәтләр исемлегенә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр һәм беренче балага айлык пособие өстәлде.

Шул ук вакытта республика матди ярдәм үзәгенең бүлекчәсенә шәхсән барырга кирәкми, чөнки кирәкле документларны һәм белешмәләрне әлеге учреждение белгечләре ведомствоара хезмәттәшлек системасы аша ала.

Сезгә Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк. Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы ярдәмендә аккаунтыгызны раслаганнан соң, «шәхси кабинет»ка керергә кирәк. Алга таба күп кенә электрон хезмәтләр арасында «социаль яклау: пособиеләр, түләүләр, субсидияләр, компенсацияләр, кабул итүгә язылу»вкладкасын сайларга кирәк. Киләсе адымнар-социаль яклау бүлегенә гариза бирү хезмәтен сайлау. Моның өчен порталда зур булмаган форманы тутыру да җитә, чөнки мәгълүматларның күп өлеше ЕСИА яки ведомство мәгълүмат системасыннан автомат рәвештә алына. Алга таба гариза бирүче үз гаризасының үтәлешен тикшерә ала. Кагыйдә буларак, ул 10 эш көне дәвамында карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International