Лениногорск халкы территорияне җыештыру проблемасына зарланды

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

2 июньдә Лениногорск халкы ВКонтакте “Типичный Лениногорск” төркеменә балалар мәйданчыгы янындагы территорияне җыештыру проблемасына зарланды.

"Ленинград 23А буенча БУМ кибете артында әнә шундый тәртипсезлек! Бу балалар мәйданчыгы янында!- дип язган пост авторы.

Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты социаль челтәрләрдә лениногорскилыларның шикаятенә игътибар итте. Нәтиҗәдә, 9 июньдә идарәче оешмалар көче белән җыештыру эшләре башкарылып, тиешле хәлгә китерелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, администрация социаль челтәрләрне даими тикшереп тора һәм якын арада хәл ителергә мөмкин булган лениногорскилыларның шикаятьләренә оператив рәвештә җавап бирә.

Сезнең кисәтүләрегез һәм мөрәҗәгатьләрегез өчен шәһәребезнең битараф булмаган халкына зур рәхмәт белдерәбез. Төзекләндерү һәм чистарту мәсьәләләре буенча сез Лениногорск шәһәре Башкарма комитетына 8(855595) 5-06-12 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International