2020 елның 4 июнендә Лениногорск муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе тарафыннан ПДНда исәптә торучы имин булмаган гаиләләргә ведомствоара рейд оештырылды. Аның максаты булып балигъ булмаган балаларны тәрбияләү һәм карау, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау бурычларын тиешенчә үтәмәүче ата-аналарны контрольдә тоту торды.