Район башлыгы Рәгать Хөсәенов күп балалы гаиләләргә һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләргә җирле газеталарга язылуны бүләк итте

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов «Лениногорские вести»  һәм «Заман сулышы» район газеталарына күп балалы ун гаиләгә һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләргә ярты еллык язылу бүләк итте.

Республика районнарында ел саен үткәрелә торган «Подписка бүләк ит»акциясе традициягә әйләнде. Һәр язылу кампаниясе барышында хәйрия акциясендә беренчеләрдән булып район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнаша.

"Газеталар, интернет җитүгә карамастан, актуальлеген югалтмый. Бу, элеккечә үк, халыкка мөһим мәгълүмат җиткерүнең төп чарасы булып тора, - диде Рәгать Галиәгъзәмович.

Чакырылган гаиләләр район Башлыгына әлеге хәйрия акциясе өчен рәхмәт белдерделәр, җаваплы эштә уңышлар теләделәр.

Рәгать Галиәгъзәм улы "Подписка бүләк ит"акциясенә старт бирде. Шәһәр һәм район Советлары депутатларын, оешма һәм предприятие җитәкчеләрен район башлыгы үрнәгенә иярергә чакырабыз.

Исегезгә төшерәбез, 25 июньдә «Лениногорские вести» һәм «Заман сулышы»газеталарына язылу кампаниясе тәмамлана. Подписка рәсмиләштерергә өлгерегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International