2020 елның 5 июнендә «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Республика өчен истәлекле дата - ТАССРның 100 еллыгы елында Валентин һәм Элина Киселевларның 100 парлы-гаиләсен теркәү тантанасы булды.
Әлеге истәлекле вакыйга белән яшь парларны Лениногорск районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов котлады, яшь парларга истәлекле бүләк, ә кәләшкә чәчәк бәйләме тапшырды, һәм чын күңелдән яшь гаиләгә озын гомер, иминлек, ныклы гаилә, теләкләрнең тормышка ашуын теләде.
Лениногорск районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова котлауларга кушылды һәм яшь парларга никах теркәү турында таныклык тапшырды
Без чын күңелдән Валентина һәм Элинаны гаилә корулары белән котлыйбыз!