Лениногорск муниципаль районында «Экология» милли проекты

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

2020 елда Лениногорск районы территориясендә «Урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында «Экология» милли проекты кысаларында 125 гектар мәйданда табигый һәм ясалма урман торгызу һәм 200 килограммга якын урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү буенча эшләр башкару планлаштырыла.


“Лениногорск урманчылыгы” ДКУ мәгълүматы буенча, бүгенге көнгә ачык тамыр системалы чәчкеннәрне утырту эшләре төгәлләнгән, өлгергән һәм корыган агачларның планлаштырыла торган кисемнәре урыннарында туфрак өслеген минерализацияләү дәвам итә, урман токымнарын саклау эшләре алып барыла.  Шулай ук урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү дә дәвам итә.

Әлеге эшләрне башкару өчен былтыр төп урман барлыкка китерүче токымнарның орлыклары әзерләнгән һәм утырту материалы үстерелгән.

Белешмә өчен. “Экология” милли проекты кысаларында “Урманнарны саклау” төбәк проекты 2019 елда гамәлгә ашырыла башлады. Проектның максаты 2024 елга Татарстан Республикасында урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәтен 100 %ка тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International