Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов М.Горький исемендәге паркта чираттагы төзелеш планеркасын үткәрде

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Бүген Лениногорск районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе Лениногорск Ривәл Сытдиков белән берлектә урман паркы территориясен йөреп чыкты. Шулай ук «Мастер-строй» ҖЧҖ подряд оешмасы җитәкчесе Хәмит Хәсәнов та катнашты.

Элегрәк бирелгән йөкләмәләрнең үтәлешен тикшерде. Район Башлыгы тарафыннан йөкләмәләр  яңгырады: төзелеш чүп-чарын җыештыру, агач һәм куакларны ревизияләү, корыган куакларны чыгару, паркны төзекләндерү буенча  хезмәт  эшләре».

Шулай ук «Лениногорск ветеринария берләшмәсе»ДБУ көче белән урман паркы территориясендә җәмәгать урыннарын дезинфекцияләү эшләре барышы тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International