Лениногорскида җәмәгать урыннарын махсус дезинфекция эремәсе белән эшкәртү дәвам итә

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Лениногорскида җәмәгать урыннарын: урамнарны һәм тротуарларны, скверларны һәм паркларны комплекслы санитар эшкәртү дәвам итә. Бүген М.Горький исемендәге парк, «Юбилей» паркы, түбән күлдә җәяүлеләр зонасы, тукталыш пунктлары, җир өсте һәм җир асты җәяүлеләре кичүләре эшкәртелгән.

Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов дезинфекциянең эш процессын шәхсән үзе контрольдә тотты. Дезинфекция катнашмасы составына актив хлор керә. Бу куркыныч инфекцияләр таралу юлында өстәмә киртә. Бу эш дәвам итәчәк һәм район Башлыгының аерым контролендә тора.

Хөрмәтле лениногорскилылар! Сезне яңа коронавирус йогышы таралуга юл куймау буенча профилактика чаралары турында истә тотуыгызны һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәвегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International