Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов гражданнарны кабул итә башлады

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов,  коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча барлык таләпләрне исәпкә алып, гражданнарны кабул итүне яңадан башлап җибәрде.

Илдәге катлаулы эпидемиология вәзгыяте белән бәйле рәвештә, республикада гражданнарны шәхси кабул итүләр бетерелде. 12 майдан Татарстан Республикасы әкренләп чикләүләр режимыннан чыга башлады, Лениногорск районында санитар-эпидемиологик хәл тотрыклы кала.

Бүген аңа шәһәр һәм районның дүрт кешесе шәхси сораулары белән мөрәҗәгать итте, алар арасында прописка алу, эшкә урнашу, бинаның фасады проектын килештерү һәм башкалар. Алар буенча аңлатмалар бирелде, кайбер мәсьәләләр кабул итүдә уңай хәл ителде. Шулай ук Рәгать Хөсәенов Совет һәм Башкарма комитет белгечләренә бәхәсле моментларны хәл итүдә ярдәм итәргә кушты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, гражданнарны кабул итү вакытында кергән барлык мәсьәләләр район Башлыгының шәхси контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International