«Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең 75 еллыгын бәйрәм итү онлайн-форматта узды.
Виртуаль киңлектә предприятие җитәкчеләре, хезмәткәрләре, илнең төрле почмакларыннан ветераннар - барлыгы 400 кеше җыелган.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов билгеләп үткәнчә, «Лениногорскнефть» - Компаниянең иң «өлкән» нефть-газ чыгару идарәсе.
Бөек Ватан сугышы кызган чагында 1943 елда нефть фонтаны һәм аннан соң алынган меңләгән тонна Татарстан нефте Җиңүгә саллы өлеш кертте. 1945 елның 30 маенда Шөгер нефть промыселы оештырыла, һәм бу дата «Лениногорскнефть»нең туган көне буларак билгеләп үтелә.
Лениногорск нефтьчеләре «Татнефть» берләшмәсенең чишмә башында, Компаниянең берничә чыгару идарәсендә торды, илнең сугыштан соңгы торгызылуына, республиканың көчле индустриаль үзәккә әверелүенә ярдәм итте.
НГДУ промыселлары нефть чыгаруның алдынгы технологияләрен, яңа идеяләрне һәм фәнни эшләнмәләрне гамәлгә кертү өчен полигон булып тора. Идарә белгечләре нефть промыселларын комплекслы автоматлаштыру һәм телемеханизацияләү системасы авторлары булдылар, пластның гидроразрывын кулландылар, парафин катламнарына каршы көрәшнең принципиаль яңа ысулларын уйлап таптылар.
Компаниянең генераль директоры ассызыклаганча, бүгенге көндә идарәнең төп байлыгы булып кешеләр – квалификацияле хезмәткәрләр, компетентлы белгечләр, талантлы җитәкчеләр кала. Наил Мәганов коллективка намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде, яңа хезмәт казанышлары, оптимизм һәм иртәгәсе көнгә ышаныч теләде.
Җыелганнарга предприятие ветераннары, Лениногорск муниципаль районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, «Татнефть» профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, НГДУ коллективы вәкилләре мөрәҗәгать итте. Программа кысаларында чын бәйрәм атмосферасын тудырган концерт номерлары башкарылды.