2 июньдә 2 сәгать 35 минутта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе ГПСО ның 66 ПСЧның элемтә пунктына Лениногорск шәһәре, Ленин урамы, 29 йорт, адресы буенча 15 нче фатирның януы турында хәбәр килде.
Янгын урынында шундый хәл барлыкка килде: тышкы билгеләр буенча 2 каттагы фатир тәрәзәләреннән коры төтен чыга, янгын бүлекчәсе фатирның милекчесен каршы ала, ул 15 номерлы фатирда кеше юк, фатирның ишега ачык , дип хәбәр итә. Подъездда бераз төтенләнү була. Бүлекчә килеп җиткәнче, подъезддан 18 кеше, шул исәптән 4 бала мөстәкыйль эвакуацияләнгән.
Зыян күргән фатир хуҗасы Лениногорск үзәк район хастаханәсенә озатылган. Битенең пешкән өлеше 6%
Янгынның сәбәбе-сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән.