Дүшәмбе көнне, 25 майда «Эшлекле дүшәмбе»дә Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов атнага эшләү өчен 5 төп бурыч куйды.
1. Лениногорскида урамнарны һәм тротуарларны, скверларны һәм паркларны, җәмәгать урыннарын санитар эшкәртү дәвам итә. Бу коронавирус инфекциясе таратуны профилактикалау максатында эшләнә. 29 майда «Лениногорск районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ көче белән «Юбилейный» паркларының, М.Горький исемендәге паркларның һәм В.И.Ленин исемендәге Үзәк мәйданында һәм тукталыш павильоннарында дезинфекция үткәрелде. Белгечләр тирә-юньне, тышкы ишекләрне, чыгу урыннарын, эскәмияләрне эшкәрттеләр.
2.Лениногорск полиция хезмәткәрләре көн саен коронавирус инфекциясе таралуны кисәтүгә юнәлтелгән рейд чаралары уздыра. Тәртип сакчылары мониторингны җәмәгать куллану урыннарында - вокзалларда, сәүдә нокталарында, чәчтарашханә һәм матурлык салоннарында, ишегалларында, подъездларда һәм җәмәгать транспорты тукталышларында уздыралар. Шулай ук полиция хезмәткәрләре 14 көнлек карантин режимын үтәүне контрольдә тота, аларга Роспотребнадзорның тиешле карары бирелгән. Яшәү урыны буенча гражданнар категориясен полиция хезмәткәрләре көн саен тикшерә.
3. Яңа шартларда бүген илдә соңгы кыңгырау уза. Хәзер теләк сүзләре видеоэлемтә аша яңгырый. Бүген Лениногорск районының 1115 чыгарылыш укучысы мәктәп белән саубуллашты. 774 тугызынчы сыйныф укучысы һәм 341 унберенче сыйныф укучысы олы тормышка китте. Районның барлык мәктәпләрендә дә онлайн режимында ZOM элемтә чаралары буенча «Соңгы кыңгырау» бәйрәмнәре узды.
Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов видеоконферецэлемтә режимында 11 нче гимназия укучыларын һәм укытучыларын әлеге истәлекле вакыйга белән котлады. Башкарма комитет һәм Советлар җитәкчеләре мәктәп укучыларын һәм укытучыларны онлайн режимда котладылар.
4. Татарстан Республикасы Лениногорск районында һәм Лениногорск шәһәрендә Пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, 3 яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга 5 һәм 10 мең сум акча түләүгә шәһәрдә 15 меңнән артык бала дәгъва кыла. Шуларның 2,5 мең баласы 3 яшькә кадәр, 13 мең бала 3 яшьтән 16 яшькә кадәр.
Бу түләүләргә федераль бюджеттан республика өчен 8,5 млрд. сумга якын акча бүленгән.
Бүгенге көндә 2487 балага өч яшькә кадәр, 19 млн. сумга түләүләр башкарылган. 3 яшьтән 16 яшькә кадәр балаларга түләүләр агымдагы елның 1 июненнән башлана.
Исегезгә төшерәбез, түләү алу өчен агымдагы елның 1 октябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта гариза бирү дә җитә, шулай ук шәхсән КФҮ аша.
5. Санитар-экологик икеайлык кысаларында бер атна эчендә урамнарны, скверларны, халык күпләп ял итә торган урыннарны чүп-чардан чистарту буенча эшләр башкарылды, үләннәр чабыла, коймалар буяла, урам утлары баганалары, яшел үсентеләрне дефектацияләү, чәчәкләр утырту эшләре башкарыла.
1 апрельдән 27 майга кадәр короновирус йогышы пандемиясе шартларында барлыгы 300 куб.метрдан артык каты көнкүреш калдыклары полигонга чыгарылды, хезмәтләр тарафыннан 4 рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланды һәм бетерелде.