Бүген Рәгать Хөсәенов Ленинград урамы, 61, Крупская урамы, 2 йорты ишегалдында «Безнең ишегалды» программасы буенча эш барышын шәхсән үзе контрольдә тотты.
Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Ривәл Сытдиков белән берлектә ул ишегалларын төзекләндерү схемасы буенча эшләрне тикшерде, «Стройбарс» ҖЧҖ прорабы Артуш Саакян башкарыла торган эшләр буенча сөйләде.
Рәгат Хөсәенов эшләр башкарганда төзелеш нормаларын һәм кагыйдәләрне, хезмәтне саклау нормаларын һәм куркынычсызлык техникасын үтәргә, эшләнгән проект нигезендә эшләр башкарырга кушты.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Лениногорск шәһәрендә «Безнең ишегалды» программасы буенча 25 ишегалды ремонтланачак, генераль подрядчы - «Алексеевскдорстрой» ААҖ, «Стройбарс» ҖЧҖ субподрядчысы, Әлмәт шәһәре БТИ һәм «Газстройпроект» ҖЧҖ проектлаучылары.