Лениногорскида балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды

2020 елның 29 мае, җомга

28 майда мәгариф идарәсенең актлар залында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк рәислегендә комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды, анда  прокурорның өлкән ярдәмчесе Людмила Сөләйманова катнашты.


Утырышны Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, КДН һәм ЗП рәисе Владимир Друк ачты һәм алып барды.

 Көн тәртибендә балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы субъектларының профилактик учетта торучы балалар белән җәйге савыктыру кампаниясен оештыру һәм үткәрү буенча ведомствоара хезмәттәшлеге мәсьәләләре булды. Шулай ук балигъ булмаган балаларына карата алимент йөкләмәләре буенча бурычлары булган затлар тарафыннан ата-ана бурычларын башкару турындагы мәсьәләләр дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International