Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәеновның “Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән котлавы

2020 елның 29 мае, җомга

Кадерле Лениногорск муниципаль районы чыгарылыш укучылары! Кадерле укучылар! Хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар!

Барыгызны да чын күңелдән Соңгы кыңгырау бәйрәме - мәктәп тормышында тантаналы һәм кабатланмас вакыйга белән котлыйм! Бүген аеруча тәбрикләүләр безнең чыгарылыш укучыларына адреслана.

Сез беренче тапкыр җитди тормыш дәресләре алдыгыз - дистанцион укыту һәм имтиханнарга әзерлек уздыгыз. Кыенлыклардан курыкмаска, куелган бурычларны үтәргә өйрәндегез. Сез барысын да  булдырдыгыз! Моның өчен сезгә, педагогларга һәм ата-аналарга рәхмәт.

Кадерле чыгарылыш укучылары, сез мөһим чишелешләр бусагасында басып торасыз. Алда - имтиханнарның җаваплы чоры, аны да лаеклы үтәргә кирәк.  Ышанам , сезнең һәрберегез уку елларында тупланган белем һәм күнекмәләрне тормышка ашыра алачак һәм үз юлын табып, билгеләнгән максаткаирешәчәк. Сез тормышыгызда  иҗади ачышлар ясарсыз, гаиләгез, районыбыз, Татарстан Республикасы һәм Россия өчен күп кенә яхшы һәм файдалы эшләр башкарырсыз.

Балаларыбыз теләсә кайсы өлкәдә уңышлы , мәктәптә алган белем һәм күнекмәләр ярдәмендә уңышлы һәм кирәкле булсын өчен, укытучыларыбыз адресына да рәхмәтебезне җиткерәбез.

Соңгы кыңгырау  бәйрәме әти-әниләрдә аеруча шатлык һәм дулкынлану уята. Балаларның уңышлары сезгә мәхәббәт, кайгырту һәм сабырлык өчен бүләк булсын.

Кадерле чыгарылыш укучылары! Сезгә планнарыгызны тормышка ашыруда уңышлар һәм  бәхет телим! Хәерле юллар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International