Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты адресына килгән гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча урамнарны яктырту буенча кисәтүләрне бетерү эше алып барыла.
21-24 май көннәрендә «ИСБ» ҖЧҖ көче белән Асфальт урамы буенча 2 нче номерлы юл участогында Октябрь урамы киселешенә кадәр, кабель сузу һәм урам утларын светодиод яктырткычлар урнаштыру өлешендә эшләр башкарылды.
26 майда “ИСБ” ҖЧҖ көче белән Чишмәдән алып Белинский урамына кадәр булган юл участогында Геофизика микрорайонында электр чыбыклары сузу һәм урам яктырткычларын тоташтыру өлешендә эшләр башланган. Шулай ук Чишмә урамында 9дан 17 енә кадәр эшләр планлаштырылган. 2020елның 15 июненә кадәр төгәлләнү вакыты.
Әлеге эш дәвам итәчәк.
Сезнең кисәтүләр һәм мөрәҗәгатьләрегез өчен шәһәребезнең битараф булмаган халкына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Төзекләндерү һәм чистарту мәсьәләләре буенча сез Лениногорск шәһәре Башкарма комитетына түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә аласыз: 8(85595) 5-06-12 (кабул итү бүлмәсе).