Бүген Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов Ленин проспектындагы скверны реконструкцияләү буенча эшлекле очрашу үткәрде. Киңәшмәдә Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков, Лениногорск шәһәренең баш архитекторы Вера Маркелова, «Проектлауның заманча концепциясе» ҖЧҖ, подрядчы оешмалар, хезмәтләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Реконструкция проекты буенча мәгълүматны проект остаханәсе җитәкчесе, проект авторы Алмаз Вәлиуллин сөйләде.
Район Башлыгы Рәгать Хөсәенов тиешле төзәтмәләр кертергә, эшләнеп бетерергә һәм ачыкланган кисәтүләрне бетерергә кушты.
Проектка төзәтмәләр кертелгәннән соң, июнь башында «Мастер-строй» ҖЧҖнең подряд оешмасы эшләр башлануга керешәчәк.