Әминә Раджапова “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ун елдан артык хезмәт куя, өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга өйләренә хезмәт күрсәтә.
Аның карамагында 12 кеше тора, аларның һәркайсына ул индивидуаль якын килә белә.
«Мин үз эшемне яратам. Клиентларга хезмәт күрсәтүне тагын да нәтиҗәлерәк итү максатыннан туганнары белән элемтәләр урнаштырырга, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре һәм башка оешмалар белән эш мөнәсәбәтләрен сакларга тырышам. «Социаль хезмәткәр мәктәбенә» йөрим, өлкән яшьтәге кешеләрне карау күнекмәләренә өйрәнәм", - дип сөйли ул.
Әминә Исламовна волонтерлар белән дә актив эшли. Язгы һәм Көзге игелек атнасы кысаларында «Фатирлар тәртиптә», «Чиста тәрәзә»акцияләре үткәрә. Хезмәттәшләре билгеләп үткәнчә, анарда бетмәс-төкәнмәс энергия һәм энтузиазм, башкаларны рухландырырга сәләтле.