Унбиш меңнән артык Лениногорск баласы "путин" түләүләренә дәгъва итә, ә кырыгалдарлар шул арада гаризалар бирү өчен уннарча фейк сайтлар булдыра.

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Лениногорск районында һәм Лениногорск шәһәрендә Пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, 3 яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге 5 һәм 10 мең сум акча түләүгә шәһәрдә 15 меңнән артык бала дәгъва кыла. Шуларның 2,5 мең баласы 3 яшькә кадәр, 13 мең бала 3 яшьтән 16 яшькә кадәр.

Бу түләүләргә, федераль бюджеттан, республика өчен 8,5 млрд. сум тирәсе акча бүлеп бирелгән.

Бүгенге көндә өч яшькә кадәрге 2487 балага гомуми суммасы 19 млн.сум булган түләүләр башкарылган. 3 яшьтән 16 яшькә кадәр балаларга түләүләр агымдагы елның 1 июненнән башлана.

Исегезгә төшерәбез, түләүне алу өчен агымдагы елның 1 октябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта, шулай ук шәхсән КФҮ аша гариза бирү җитә.

"Гаризаның электрон формасын тутырганда бернинди кыенлыклар да тумый, бала туу турында таныклык, СНИЛС һәм банк реквизитлары гына кирәк булачак, аларны онлайн банкка карарга мөмкин. Иң мөһиме, документларны төгәл тутырып, гаризаны дөрес тутырырга кирәк, бу кергән гаризаларны эшкәртү һәм түләүләрне күчерү процессын шактый тизләтәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Мөһим! Гаризалар бирүдә гаиләләрнең активлыгы шактый югары, нәкъ менә шуңа күрә мошенниклар тарафыннан дистәләгән фейк интернет-сайтлар, охшаш адреслар һәм дизайнлы, янәсе, анда түләү өчен гариза бирергә була. Алдакчыларның корбаны булмас өчен, гаризаны рәсми сайтта гына тутырырга кирәк gosuslugi.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International