Кадерле дуслар!
Нәкъ йөз ел элек, 1920 елның 27 маенда, Татарстан АССР оешу турында Декрет имзалана. Кыска вакыт эчендә сәнәгатьнең яңа тармаклары булдырылды, Авыл хуҗалыгы, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә зур үзгәрешләр булды. Бу вакыт эчендә республика катлаулы юл узды. Халкыбызның хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә Татарстан зур уңышларга иреште һәм бүген илнең алдынгы төбәкләре арасына керә.