Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия эшмәкәрләре көне белән котлыйм!
Бүген без зур тырышлык, үҗәтлек һәм энтузиазм белән икътисадый киңлекне үзләштерүче, тормышыбызның төрле өлкәләрендә үзләрен таныткан, шәһәребез, районыбыз һәм республикабыз икътисадында мөһим урын алган кешеләр хезмәтенә тиешле бәя бирәбез.
Бу эшлекле кешеләр бәйрәме - энергияле, инициативалы, мөстәкыйль, алар тәвәккәлләүдән курыкмыйлар, кул кушырып утырмыйлар, базар икътисады шартларында үз сәләтләренә һәм көчләренә куллану өчен үз мөмкинлекләреннән файдаланалар. Эшләре җиңелләрдән түгел, әмма бик мөһим хезмәт.
Урта һәм кече бизнес - Лениногорск районы икътисады үсешенең төп факторларының берсе: авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгатеннән алып көнкүреш хезмәтләре һәм сәүдә өлкәсенә кадәр. Районның киләчәге җитди инвестицияләрне җәлеп итү, белем нигезендә эшмәкәрлекнең яңа моделен булдыру перспективалары белән турыдан-туры бәйләнгән.
Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезнең планнарыгызны тормышка ашыруыгызны, нык сәламәтлек, уңышлар, һәм гаилә җылысы телим!